|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
See by year |
See by month |
See by week |
See Today |
Search |
Jump to month |
|
|
Зәйнәп Бәширова – шагыйрә, Искәндәр Рафиков – рәссам |
|
|
|
Thursday, 05 October 2017 | Hits : 16142 |
|
Зәйнәп Бәширова – татар шагыйрәсе.
Зәйнәп Бәширова 1903 елның 5 октябрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында туа. Авыл мәктәбендә башлангыч белем алгач, 14 яшендә Казанга килеп, башта – хосусый мәктәптә, аннары укытучылар семинариясендә укый. Шуннан соң берничә ел мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшли. Казан дәүләт университеты каршындагы рабфакны һәм Мәскәү журналистика институтын тәмамлый. Төрле газета-журнал редакцияләрендә эшли, соңыннан китапханәче хезмәтен башкара.
Зәйнәп Бәширова рабфакта укыган чорда яза башлый. 1921 елда аның «Очкыннар» дигән беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә. Ике елдан соң «Яшь инкыйлабчы җырлары» дигән икенче китабы да басылып чыга. Шуннан соңгы шигырьләре төрле газета-журналларда һәм күмәк җыентыкларда урын ала.
Шагыйрә 1984 елда вафат була.
Искәндәр Вәлиулла улы Рафиков – татар рәссамы, Татарстанның халык рәссамы, Русиянең атказанган сәнгать әһеле.
Ул 1929 елның 5 октябрендә Казан шәһәрендә туа. 1955 елда Ригада Латвия сәнгать академиясендә белем ала. 1964 елдан бирле Рәссамнар берләшмәсе әгъзасы булып санала. Менә инде күп еллар дәвамында Искәндәр Рафиков иҗат иткән картиналары республикада гына түгел, хәтта чит илдә дә билгеле, күргәзмәләрдә гел игътибар үзәгендә булалар. Искәндәр Рафиков – портрет жанрында да, пейзаж, натюрморт, китаплар бизәлешендә дә үзен оста рәссам итеп танытты. Ул иҗат иткән сәнгать әсәрләре Русия, Татарстан, Берлин музейларында, Финляндия, АКШ, Япония шәхси коллекцияләрендә саклана. |
Back
|